«Республикам көне» викторинасы (12+)

28 июльдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Татарстан: чыганаклардан алып хәзерге көннәргә кадәр» яшьләргә туган якны өйрәнү тәрбиясе бирү буенча программасы кысаларында «Республикам көне» викторинасы узды.

викторина цдюб
IMG20260727112812
IMG20260727113424
IMG20260727112953
IMG20260727112804

Шигъри юллар һәм тарихи фактлар буенча балалар Татарстан шәһәрләре – Казан, Чаллы, Чистай, Әлмәт һ.б. ларның танылган мәдәни үзәекләрен һәм күренекле урыннарын таныды. 
Викторина катнашучыларга кече ватан турында белемнәрен тикшереп карау мөмкинлеге бүләк итеп кенә калмады, ә аны яңа яктан ачарга да ярдәм итте. Укучылар төбәкнең икътисадый потенциалы турында кызыклы фактларны белде һәм республикабызның горурлыгы булган якташларның казанышлары белән танышты. 
Чара азагында катнашучылар Татарстан республикасы һәм аның шәһәрләренә багышланган китаплар тупланмасы белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: