«Уку иле» видеосәяхәте (6+)

8 октябрьдә 23 нче санлы китапханә, «Тылсымлы могҗизалар китапханәсе» программасы кысаларында, укучылар өчен «Уку иле» дигән видеосәяхәт уздырды.
Видеосәяхәт — уен аша балада укуга мәхәббәт тәрбияләүнең бик яхшы ысулы, ә китап — ул кызыксыз мәктәп дәреслеге түгел, ә вакыт һәм киңлектә сәяхәт итү өчен иң көчле этәргеч.
Чара барышында балалар дөньяның иң гадәти булмаган китапханәләрендә булды, китап шәһәрләрен һәм яраткан әсәрләрендә сурәтләнгән әкият локацияләрен күрде. 

2. 23ф. Видео путешествие «Страна читалия» (6 )
3. 23ф. Видео путешествие «Страна читалия» (6 )
4. 23ф. Видео путешествие «Страна читалия» (6 )
1. 23ф. Видео путешествие «Страна читалия» (6 )

Алга таба балалар китаплары битләре буйлап «Уку иленә сәяхәт» дигән мавыктыргыч уен башланды, ул берничә тукталыштан торды. «Әкиятләр авылы» тукталышында катнашучылар әкиятләр буенча сорауларга җавап бирде, «Танып белү утравы» тукталышында тасвирлаган буенча китап геройларын таныды, «Авыл музее» станциясендә карточкалар буенча әйбернең кайсы әкияттән булуын белде. «Мәкальләр авылы» пунктына җиткәндә аларга китап һәм уку турында мәкальләрне дәвам итәргә кирәк булды. Соңгы «Шигырьләр каласы» тукталышында балалар игелекле эшләр һәм гамәлләр кылган персонажларны искә төшерде. 
Чара азагында барысы да мавыгып китапханә турында мультфильмнардан өзекләрне карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: