«Евгений Шварцның тылсымлы дөньясы»: видеолекторий (6+)

18 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китапта кунакта» ял көне клубы згъзалары өчен «Евгений Шварцның тылсымлы дөньясы» дип аталган видеолекторий үткәрелде.

волшебный мир
IMG-20210918-WA0016
IMG-20210918-WA0015

Евгений Львович әкиятләре — барлык яшьтәге балалар яраткан иҗат әсәрләре. Дөньядагы иң яхшы әкиятләр кебек үк алар да балаларны һәм өлкәннәрне акыллы, зирәк һәм кыю булырга өйрәтә. 
Яшь китап сөючеләр видеопрезентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Балаларга Е. Шварц әкиятләре буенча төшерелгән фильмнардан өзекләр күрсәтелде, ә әдәби уен әсәр һәм экранлаштыру арасында аермалыкларны ачыкларга мөмкинлек бирде. 
Малайлар һәм кызлар гыйбрәтле «Югалган вакыт турында әкият»тән өзекне тыңлады һәм сюжетны дәвам итү вариантлары буенча фикер алышты. Әкият балаларны үз вакытларының кадерен белергә һәм аны дөрес итеп кулланырга өйрәтте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: