Леди Баг белән күңелле каникуллар (6+)
28
Июнь 2022
Сишәмбе
Шәһәр Үзәк китапханәсендә балалар өчен «Леди Баг белән күңелле каникуллар» дигән танып белү-уен программасы узды. Супергеройны көтмәгәндә китапханәдә очратырга мөмкин! Һәм хәтта аңа дөньяны явыз көчләрдән коткарырга ярдәм итәргә дә мөмкин! Балалар Леди Баг һәм аның дуслары белән бергә суперкөч бирә торган гадәти булмаган артефактларны табарга тиеш булды. Аларны табу өчен, табышмаклар, ребуслар чиштеләр, киштәләрдә кирәкле китапларны эзләп таптылар һәм Леди Баг биргән сорауларга җавап бирделәр. Команданың уртак тырышлыклары ярдәмендә төп явыз Бражникны җиңүгә ирештеләр һәм яхшы кәеф алдылар! |