Кызу җәйдә күңелле тантана (0+)
1
Июнь 2022
Чәршәмбе
1 июнь көнне мәктәп яны лагерьлары сезоны ачылды! Бүген шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге 64 нче прогимназиянең мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр өчен «Кызу җәйдә күңелле тантана» дигән әдәби-күңел ачу уены үткәрде. Балалар клоун Рыжик белән бергә виртуаль паровозда сәяхәт итте, ул «Танып белү», «Географик», «Серле», «Спорт», «Бию», «Музыкаль», «Һава» станцияләрендә тукталыш ясады. Әлеге станцияләрдә балалар табышмаклар чиште, төрле илләр, хайваннар тормышы турында сорауларга җавап бирде, кәгазь самолет ясау буенча мастер-класста катнашты, мавыктыргыч спорт күнегүләре эшләделәр, биеделәр һәм җырладылар. Программа бик бай эчтәлекле, мавыктыргыч һәм күңелле узды! |