Зөлфия Кәбированың шәхси күргәзмәсе ачылды (0+)
3
Август 2022
Чәршәмбе
Үзәк китапханәнең Кече картиналар галереясында 13 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия Кәбированың беренче шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Күргәзмә ачылуда рәссам кунакларга үзенең төрле стиль һәм юнәлешләр буенча башкарылган, үзенчәлекле техника һәм буяулары белән сокландыручы әсәрләре турында сөйләде. Чара барышында Зөлфия Ассаф кызының укытучылары, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, шәкертләреннән бик күп җылы котлау сүзләре яңгырады. Экспозиция 25 августка кадәр эшләячәк. |