«Туган якка дан җырлап» вернисажы (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Чаллы дәүләт педагогия университеты доценты Светлана Большакова һәм аның укучылары – сәнгать һәм дизайн факультеты студентларының «Туган якка дан җырлап» исеме астында гобеленнар күргәзмәсе ачылды.  
Светлана Владимировна кул белән туку осталыгы серләре белән уртаклашты, гобелен үрү технологиясен күрсәтте һәм аның турында сөйләде.  

kzVdn_dfshU
9kNly1VpX4k
qqNhDtVcjD8
y4z69G4Kxnw

Күргәзмә ачылу белән котларга рәссамнар, хезмәттәшләре, 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары, студентлар, китапханә укучылары килде. 
Экспозиция 2 мартка кадәр эшләячәк.
Белешмәләр өчен телефон 70-02-26.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: