Үзәк китапханәнең Кече картиналар галереясында Кадрия Шарованың (Чистай ш.) «Күңел хозурлыгы» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Рәссамны котлап һәм аңа теләктәшлек белдереп, Чаллының танылган рәссамнары Ленар Әхмәтов һәм Мадияр Хаҗиев, Алабуга рәссамы Елена Шилина да килде. Чарада мактаулы кунак буларак Череповецк дәүләт университетының сәнгать белеме кафедрасы профессоры, сәнгать белгече, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы Вера Филиппова катнашты. Чыгыш ясаучылар барысы да Кадрия Николаевнаның талантын, хезмәт сөючәнлеген, портретлар ясау осталыгын билгеләп үтте. Бард Андрей һәм Лариса Даниловлар чыгышы музыкаль бүләк буларак яңгырады. Шагыйрә Роза Гобәйдуллина үзенең хис-кичерешләргә бай шигырьләрен укыды. Күргәзмә ачылу тантанасы гаиләдәге сыман җылы рухта узды, аралашу шатлыгы һәм көтелмәгән очрашулар бүләк итте, Кадрия ханымның иҗатына яңача күз салырга мөмкинлек бирде. Күргәзмә 28 февральгә кадәр эшләячәк. Теләге булганнарны көтеп калабыз, рәхим итегез. If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter. |