«Көмеш пумалалар» вернисажы (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 6 октябрьдә «Көмеш пумалалар» иҗади берләшмәсенең төркемле күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.

версиаж
выставка 3
выставка
выставка2

Тугыз рәссам РФ һәм ТР рәссамнар берлекләре әгъзасы Рауза Латыпова-Иванова җитәкчелеге астында үз иҗатларын тәкъдим итте. Эшләр төрледән-төрле, һәм төрле техникаларда башкарылган, барлыгы 30дан артык картина. Укытучы, остазлары Рауза Габдррәкыйп кызы адресына бик күп җылы сүзләр, яхшы теләкләр әйтелде.

7 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Руслан Мөхәмәдовның чыгышы музыкаль бизәлеш булды. Ул фортепианода танылган композицияләрне башкарды.

Эспозициягә рәхим итегез.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: