«Киңлек һәм вакытны үзләштерү реконструкциясе» күргәзмәсе ачылды (0+)
20
Апрель 2024
Saturday
Кече картиналар галереясында Гүзәл Шәрәфетдинованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Гүзәл Таһир кызының иҗат әсәрләре күргәзмәсе – ул матурлык, яхшылык һәм шатлык хыяллары белән яшәүче авторның гаҗәеп фантазиясе белән сугарылган рәсем сәнгатендәге төрле стильләр һәм юнәлешләр байлыгы. Барлыгы 66 эш тәкъдим ителде. Күргәзмә ачылу белән котларга аның шәкертләре, хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары килде. |