Полина Гагарина вернисажы (6+)
12
Декабрь 2022
Дүшәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең картиналар галереясында яшь рәссам Полина Гагаринаның беренче шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылу тантанасына аның дуслары, туганнары, рәссамнар берлеге «студиясе» әгъзалары килде. ТР Халык рәссамы Мадияр Хаҗиев үзенең шәкерте. аның сәләте һәм эш сөюченлеге турында бик җылы сүзләр әйтте. «Күк шәһәре» күргәзмәсен ул туган шәһәренә, аның кичке халәтенә багышлаган. Аның эшләрендә гармония һәм тынычлык чагыла. Экспозиция 27 декабрьгә кадәр эшли. Теләге булган һәркемне күргәзмәгә чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26. |