«Иҗаттан ләззәт алып» вернисажы (12+)

15 сентябрьдә шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында ТР рәссамнар, Россия акварельчеләре берлекләре әгъзасы Владимир Кондратенконың (Түбән Кама шәһәре) шәхси күргәзмәсе ачылды. 

Акварель техника көтелмәгән нәтиҗәсе, үз кагыйдәләреңне кертү һәм шул ук вакытта йомшак һәм сыек буяуларга ышану мөмкинлеге белән кызыклы, рәссамның эшләрендә нәкъ менә шуларны күзәтә алабыз. Күргәзмә тамашачыларны профессиональ дәрәҗәдә һәм күңел җылысы биреп башкарылган матур пейзажлар, гүзәл портретлар белән таныштырды. Владимир Анатольевич картиналары җиңел һәм уңай хисләр белән сугарылган.

аправырфр
1726475384644
1726475384662
1726475384686
1726475384705
1726475384726

Рәссам үзенең кабатланмас язу рәвеше һәм үзенчәлекле яктылык музыкасы белән аерылып тора. Күргәзмә белән котларга аның хезмәттәшләре, дуслары, туганнары килде. Рәссам адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. 

1 нче санлы Балалар музыка мәктәбе укытучысы Виктория Ляховецкаяның чыгышы музыкаль бүләк булып яңгырады. 

Күргәзмә 4 октябрьгә кадәр эшләячәк. Экспозициягә рәхим итегез.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: