«Күк шәһәре» вернисажы (6+)

Бесплатно

11 декабрь көнне 15 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында яшь талантлы рәссам Полина Гагаринаның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. 

2021 елда ул РФ Мәдәният Министрлыгыннан Дәүләт стипендиясе алды, шуңа бәйле рәвештә «Чаллы каласы күренешләре» проектын ясый башлады. 

Рәссам романтик рухта матурлык һәм тынычлык белән сугарылган күркәм шәһәр пейзажлары яза. Аның һәр эшендә үз туган шәһәренә карата мәхәббәт, җылылык сизелә, анда һәр яшәүче тынычлыкта иҗат итә һәм эшли ала. Рәссам быел Халык рәссамы Хаҗиев Мәдияр Шәрип улы җитәкчелеге астында майлы буяулар белән эшли башлады. 

Полина – күп кенә шәһәр, республика күргәзмәләрендә, «Россия рәссамнары берлеге» Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Чаллы оешмасы тормышында актив катнаша, административ һәм иҗтимагый эш алып бара. 

Рәхим итегез. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Поделиться: