«Мизгел кайтавазы» вернисажы (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә Чистай шәһәре рәссамы Максим Нелюбинның шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Чара рәсем сәнгатен сөючеләрне генә түгел, ә авторның осталыгына югары бәя биргән танылган кунакларны да җыйды. 
Сәламләү сүзләре белән Чуашстан һәм Палестина халыклары арасында дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыяте президенты, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академия әгъзасы, доктор Бассам Аль-Балауи, һәм шулай ук Татарстан Республикасының халык рәссамнары Мадияр Хаҗиев һәм Анатолий Пашин мөрәҗәгать итте. Чаллыдагы хезмттәшләре белән бергә алар Максим Владимировичка иҗади илһам һәм яңа казанышлар теләде. Кунаклар үз чыгышларында тәкъдим ителгән әсәрләрнең фәлсәфи тирәнлегенә һәм авторның чын осталыгына кат-кат басым ясадылар.

BeenjAjfslGjY9Tr-OBAoShu_4CSoXew9g6o4vqirqrAhvmWSFOf5sutu3aaYV_zpjmWVzke1eprKzGlkb1RAmMo
C5qGgkEOUHruX50pXhc_fmKgsaLNicmjje1Xylm0byCqNZPYgABWw9gVeLfdfRdCUDjqhKKv-YNkD5NQnC_h-5Ur
fxxZeonmHFxowPrr_keMTT1VjbyUAWbfb2U3p9k8I-5Tb8SiHJgHkw0rxOsXnutY18FhaGlADJFq6jX2wWtkVslk
qZS8Ex1AsTU3anx-P-czr3qQgmkG8Jsk-K4vo_VRRz3lN1RV04oCVZOgb-JtWyjeQGMk_rG1hQSrBKZ60HVrepgX
TyZ0vWoaKJNYTnILa_P2xNp37kejk9UqCXdvc27hGbM_ZavThhJoeQ2USS77M2Ng9eOy5xWwgzluEr9Qly_BJ65G
xyyhRm67ECVoeG0PRqvtqiX_TYQQOjCAKHMedayMRo3v8RE8XBFQftvfigxI4_5HnZ3ukmbrGpxLGXTsnJ7edLlI

Кичәнең иң кызыклы мизгелләреннән берсе рәссамның үз нәселе турында сөйләве булды. Максим Нелюбин катлаулыы туксанынчы елларда аның гаиләсенә бөек рус шагыйренең нәселен өйрәнүче берләшмә вәкилләре мөрәҗәгать итүе турында булган бер вакыйга белән уртаклашты. Михаил Юрьевич Лермонтовның туганнары бөтен дөнья буенча таралган, һәм Максим Владимирович шуларның берсе икән, бу исә аны мәдәни даирәдә тагын да уникальрәк итә. 
Талантлы артистларның чыгышы чарага ямь өстәде. 1 нче Балалар музыка мәктәбе укытучысы Виктория Ляховецкая тамашачыларга гармунда дәртле попурри бүләк итте, ә абонемент китапханәчесе Наталья Будина, залда җылылык һәм хислелек атмосферасы тудырып, Булат Окуджаваның җырын башкарды.

Экспозиция 23 июльгә кадәр эшләячәк. Күргәзмәгә килегез.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: