Китапханәдә «Алма алмагачыннан» күргәзмәсе ачылды (0+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясында бик зурлап Флида Минаҗетдинова һәм аның оныкларының рәсем күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Рәссамның беренче шәхси күргәзмәсенә теләктәшлек белдерергә бик күп дуслары, хезмәттәшләре, туганнары килде. 

Открытие выставки
IMG-20220715-WA0013
IMG-20220715-WA0026
IMG-20220715-WA0037
IMG-20220715-WA0040
IMG-20220715-WA0041
IMG-20220715-WA0042
IMG-20220715-WA0043
IMG-20220715-WA0045
IMG-20220715-WA0046
IMG-20220715-WA0050

Бик күп җылы сүзләр яңгырады, Флида ханымның әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрә, кешеләрне берләштерә белү сәләте ассызыклап үтелде. 
Күргәзмә ачылу уңаеннан, Татарстан Республикасының Халык рәссамы Мадьяр Хаҗиев, шәһәребезнең рәссамнар берлеге идарә рәисе Ленар Әхмәтов һ.б.лар котлау сүзләрен җиткерде. 
Гаҗәеп рәвештә картиналар һәм көй-моң бергә үрелеп, тамашачыларга чын зәвыклы ләззәт хисе бүләк итте. 1 нче Балалар музыка мәктәбе укытучылары Елена Емалтынова, Виктория Ляховецкая, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Гыйльметдиновалар чыгышлары зур алкышлар белән каршы алынды.  
Күргәзмә 2 августка кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: