Тik-tok pati стилендәге кичә (6+)

8 июнь көнне Үзәк балалар китапханәсендә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен Тik-tok pati стилендә «Дуслар өчен күңелле кичә» узды. Чара ныклы дуслык билгесе итеп коллектив белән күрешүдән башланды, балалар кичә буена җитәрлек күңел күтәренкелеге алды. 

Алар Тik-tok социаль челтәренең килеп чыгу тарихы белән танышты. Малайлар һәм кызлар үзләренә дан-шөһрәт казанырга мөмкинлек бирүче сәләтләр турында хыяллары белән уртаклашты. Чара программасы челленджлар, күңелле биюләр, тик-ток стилендә видеоязма төшерү һәм ярышлардан торды, балалар кадрлар буенча трендны, эмодзи буенча танылган җырны һәм тик-токерларны балачак фотолары буенча таныды. Тik-tokта теләсә кем блогер була ала, әмма һәр блогер да акыл-зиһенен күрсәтә алмый. Кызлар һәм малайлар, әкиятләр викторинасын чишеп һәм әдәби-интеллектуаль бәйгедә катнашып, үзләрен бары тик акыллы һәм алдынгы итеп күрсәтте.  

Чара «Китап һәм мин» флешмобы белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: