«Тормышның алтын яфраклары» кичәсе (0+)

Көзге календарьда өлкән буын кешеләренә карата тирән хөрмәт хисе белән тулы үзенчәлекле бер көн бар. 2 октябрьдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Тормышның алтын яфраклары» кичәсе узды, анда 4, 5 микрорайонның өлкән буын кешеләре чакырылды. 

IMG_9633
IMG_9641
IMG_9646
IMG_9648
IMG_20251002_131530
17ф. Вечер Славим возраст золотой
Кичә кунаклары үз адресларына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр ишетте, рәхәтләнеп аралаша алды. Укучыларның чыгышлары, балаларның концерт номерлары, шулай ук укытучыларының аккардионда уйнавы өлкәннәр өчен матур бүләк булды, алар чараны бизәде һәм онытылмас хис-кичерешләр, бәйрәм кәефе тудырды. Кунаклар үзләре дә активлык күрсәтте: алар шаяртты, көлде, оттырышсыз лотереяда, «Кәрҗиндә нәрсә бар», «Көзге табышмаклар» уеннарында катнашты, шуның белән тормышның дәвам итүен һәм аның теләсә кайсы яшьтә дә кызыклы һәм матур булуын дәлилләде. 

Кичә гаиләдәгечә җылы, күңелле һәм онытылмас узды, катнашучыларга рәхмәт. Бәйрәм «4,5 Гренада» җирле иҗтимагый үзидарзсе рәисе Исаева С.С. оештырган чәй эчү белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: