«Интернациональ бурычны үтәп» Очрашу кичәсе (12+)
13 февраль көнне 13 нче санлы китапханә урта сыйныф укучылары өчен, Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан, безнең сугышчыларның каһарманлыгын данлап, «Интернациональ бурычны үтәп» дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырды. Очрашуга сугышчы-интернационалистлар, ветераннар, сугышчан хәрәкәттә катнашкан Виктор Александрович Горелышев һәм Илдус Гыйльмиянович Ахунов килде. Кунаклар яшь буынга Әфганстандагы хәрби хезмәт, дуслык һәм бер-береңне авыр хәлдә калдырмау, дусларының һәлак булуы, совет солдатларының батырлыгы хакында сөйләде. Шул вакытлардагы кырыс шартларда да ничек итеп интернациональ бурычны үтәүләре турында бәян иттеләр; сугышның йөрәкләренә уелып калган кайбер вакыйгаларын искә төшерделәр. Илдус Гыйльмиянович гитарада уйнап, Әфган сугышында солдатлар иҗат иткән җырларны башкарды. Чарада катнашучылар кунакларга сораулар яудырды. Шул сугыш вакыйгаларын чагылдырган «Әфган уты эченнән» исемле видеоматериаллар укучыларның күңелен тетрәндерде. Еллар узар… Әмма ул сугышта туган шигырьләр һәм җырлар, солдатларыбызның көче һәм батырлыгы турында әфганчы сугышчылар сөйләгәннәр безнең һәм киләчәк буын хәтерендә әле озак сакланыр.
|