Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар белән очрашу кичәсе (12+)

35 ел элек, 1986 елның 26 апрелендә, кешелек тарихындагы иң куркыныч һәлакәтләрнең берсе – Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче элетроблогында шартлау була. 21 апрель көнне  «Бу аларның намусы иде» исеме астында үткән Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар белән очрашу кичәсен шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре әлеге фаҗига датасына багышлады.

IMG_20210421_093637_HDR
IMG-20210421-WA0048
общий
IMG-20210421-WA0008
image (2)
IMG-20210421-WA0057
IMG_20210421_105245
IMG-20210421-WA0021

Чарага кунак буларак атом һәлакәтенә каршы көрәшкә баскан чаллылылар – «СОЮЗ Чернобыль» оешмасының бүлек рәисе Николай Романович Филиппов; 39 елга якын «КАМАЗ» чернобыльчеләре комитетын җитәкләүче Анатолий Александрович Калыпин һәм шартлаган реактор өстендә саркофаг төзелешендә актив катнашкан Владимир Сергеевич Симонов чакырылды. Аларның һәрберсенең үз тарихы, үз батырлыгы, үз әрнүләре. Җанлы әңгәмә барышында өлкән сыйныфлылар радиоактив нурланышның үзәгендә якташларыбызның тормышы һәм эше турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алды. 10 нчы урта мәктәп укучылары тарафыннан сәнгатьле итеп укылган һәм уйналган шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерүләр алар өчен бүләк булып яңгырады.  

Очрашуда катнашучылар игътибарына «Чернобыль – тарихның таныш һәм таныш булмаган бите» презентациясе, «Чернобыльнең мәңгелек кайтавазы» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Төп геройларыбызның фотолары, документлары һәм шәхси әйберләреннән торган экспозиция һәркемдә зур кызыксыну уятты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: