«Йөрәк биеклегендәге шигърият»: очрашу кичәсе (12+)

Студент яшьләр белән очрашуга кунак буларак Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, «Идел – Урал» хәйрия фондының оештыручысы һәм җитәкчесе, шагыйрь Р. Әбделмәнов, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы, берничә китап авторы Р.А. Гыйләҗева һәм яшь автор Р.Г. Миргалимова килде.
13 нче санлы китапханә тарафыннан уздырылган кичә дәвамында шагыйрьләр шигырьләр, эсселар укыды; иҗат, шигырьләр туу тарихы, кулларына каләм алып шигъри юллар тезә башларга нәрсә мәҗбүр итүе турында сөйләде. Аларның әсәрләре туган ягыбызның матурлыгына, күршебездә яшәүче кешеләргә дан җырлый, Ватаныбызга карата мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияли. 
Студентлар игътибар белән шәһәребездә яшәп иҗат итүче авторларны тыңлады. Чарада дулкынландыргыч лирик көйләр яңгырады. 
Шуннан соң алар күпсанлы сорауларга җавап бирде: ничә яшьтә шигырь яза башлаулары, үз әсәрләрен киредән язарга туры килгәне бармы, илһам чыганагы каян алулары һ.б. турында кызыксынды укучылар. Чаллы педагогия көллияте укытучысы А.Ж. Кәрамова очрашуга килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Җирле шагыйрьләр шигырьләрен тыңлаганнан соң, нинди гаҗәеп төбәктә яшәвеңне аңлыйсың.
Очрашу азагында Рушания Гыйләҗева үз сүзләренә язылган «Ләйсән» әдәби берләшмәсе гимнын башкарды. 

 

Поделиться: