«Әфганстан уты эченнән» Очрашу кичәсе (12+)

26 февральдә шәһәр Үзәк китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел булуга багышланган очрашу кичәсе узды.   

IMG_4271
IMG_4275
IMG_4258
IMG_4256
IMG_4266

Әфган сугышы 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итте. Кичәдә катнашучылар шул дәһшәтле елларны искә төшерде. Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан сугышчы-интернационалистларның язмышы турында сөйләделәр. Кичәнең кунагы – шул сугышта катнашкан, бик күп хөкүмәт бүләкләре иясе И.Г.Ахунов үсеп килүче буынга андый сугышларны күрергә туры килмәвен, әмма 15 меңләп ватандашыбызның гомерен өзгән әлеге сугыш турында онытмауларын теләде. Шуннан соң ветеран, гитара уйнавына кушылып, үзе иҗат иткән җырларны башкарды. 10 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Анастасия Табаровв А.Тертычныйның «Тишина», А. Верстаковның «Нюрка» шигырьләрен сөйләде.  Шулай ук кичәдә катнашучылар игътибарына «Офицеры» җырының музыкаль клибы һәм «Әфганстан» исемле видеоролик тәкъдим ителде. Чара азагында И.Г.Ахунов укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: