«Онытырга ярамый»: очрашу кичәсе (12+)
Халыкара фашист концлагерьлары әсирләрен азат итү көне алдыннан, 9 апрельдә 13 нче санлы китапханә «Онытырга ярамый дигән очрашу кичәсе» оештырды. Әлеге чара икенче бөтендөнья сугышының иң куркыныч битләре – концлагерьлар һәм аларның корбаннары турында күзаллау булдырды. Чара М.Магомаев башкаруындагы «Бухенвальдский набат» җырының аудиоязмасын тыңлаудан башланды. Чакырылган кунаклар – Латвиядәге Саласпилс концентрацион лагере «Куртенгоф»ның элекке әсирләре В.И.Теленков, В.И.Нестеренко балачак истәлекләре – явызларча җәзалаулар, медицина экспериментлары, фашистларның ерткычлыгы һәм кеше яши алмаслык шартлар турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
|