«Ватанга хезмәт итү – изге эш!»: очрашу кичәсе (12+)

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, Россия гаскәрләренең көрәш кырында яулаган хәрби дан көне. Аның асылына зур мәгънә салынган – үз Ватаныңны яратырга, хөрмәт итәргә һәм сакларга.

Ватанны саклаучылар көне якынлашканда 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 37 нче урта мәктәп белән берлектә Сугышчыларны искә алу көненә багышланган чара оештырды, зур дулкынлану белән хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны, Әфганстан, Чечня, Украинаның кайнар нокталарыннан әйләнеп кайтмаган солдатларны искә төшерделәр. 

святое дело
IMG-20230221-WA0072
IMG-20230221-WA0073

Довгань Павел, Пестов Руслан, Казыханов Игорь, Новичков Андрей зур тормыш юлына 37 нче мәктәптән аяк баса…

Чарага үзенчәлекле кунак – Украинадагы махсус операциядә катнашучы, балаларның яраткан һәм хезмәттәшләре хөрмәт иткән физкультура укытучысы –  Шайгалләмов Динар Домир улы чакырылды. Ул армиядәге онытылмас вакыйгалар, хәрби тормышның авырлыгы, солдат дуслыгы турында сөйләде. 

Барысының да күңелләрендә үз гражданлык һәм интернациональ бурычын намус белән башкарган буын белән чын күңелдән горурлану хисе, якты истәлек калды. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: