«Туган ягыңны шигырь һәм җырларда данла»: очрашу кичәсе (0+)

19 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Туган ягыңны шигырь һәм җырларда данла» дигән очрашу кичәсе уздырды. 

Славь свой…
IMG-20220419-WA0016
IMG-20220419-WA0021
IMG-20220419-WA0019
IMG-20220419-WA0013
IMG_1456

Язучы белән очрашу — һәрвакыт бәйрәм. Аның фантазиясе безне моңаерга, шатланырга, фикерләргә, уйланырга мәҗбүр итә. Үз уй-хыялларын җанландыра белүче кеше белән танышу һәм очрашу мөмкинлеге дә булса, бигрәк яхшы. Чарага РФ һәм ТР журналистлар берлеге, Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы Мансур Сафин чакырылды. Балалар туган якны өйрәнүче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. 
Мансур Габдулла улы үз тормышындагы кызыклы мизгелләр һәм иҗат юлы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Яшь китап сөючеләрне язучының балачагыннан башлап киләчәккә булган планнарына кадәр – барысы да кызыксындырды. Автор бүләккә истәлек итеп имзасы куелган китаплар калдырды. Очрашу гаҗәеп җылы һәм дустанә аралашу рухында узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: