«Күңелебез КамАЗга береккән» Очрашу кичәсе (18+)

25 март көнне 5 нче санлы китапханәдә «Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре өчен «Күңелебез КамАЗга береккән» исемле шигъри очрашу кичәсе узды.

2019 – көннән-көн чәчәк атучы шәһәребез Яр Чаллы өчен бик мөһим ел, чөнки быел бөтен бер шәһәр барлыкка китергән Кама Автомобиль Заводы үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Кичәгә кунакка шагыйрь, туган якны өйрәнүче, тәрҗемәче, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы Мансур Габдулла улы Сафин чакырылды. Ул – үзенең шигъри әсәрләрен, җырларын, очеркларын Чаллыга һәм КамАЗга багышлаган гаҗәеп язмышлы иҗат кешесе. Мансур Габдулла улы «КАМАЗ төзелеше ударнигы» мактаулы исемен йөртә.

IMG_7666
IMG_7696
IMG_7690
IMG_7668
IMG_7651

Кичәдә катнашучылар КамАЗның ничек башлануын хәтерләрендә яңартты. Тугызынчы бишьеллык. Ватаныбызның төрле почмакларыннан Татар АССРындагы Кама елгасы буена комсомол юлламасы белән яшьләр агыла.  Нәкъ менә шушында кама автогиганты төзелеше башланып китә. Автогигантның беренче төзүчеләре илһамланып һәм энтузиазм белән эшли, ә иң иҗадилары шигырьләр һәм җырлардан башка КамАЗны төзеп булмаячагын аңлый. Шулай итеп, иң сәләтле һәм илһам утында янучы яшь эшчеләр өчен әлеге төзелеш әдәби язмыш башы да була әле. КамАЗ – әдәби Чаллыга нигез салучы.

Кичәнең кунаклары зур кызыксыну белән яшь комсомолчыларның шәһәребезгә килүе турындагы кинохроника кадрларын карады һәм «Орфей» әдәби берләшмәсе үзешчән шагыйрьләренең шигырьләрен тыңлады.

Мансур Сафин – Чаллы шәһәре һәм КамАЗ үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Ул Кама буендагы комсомол төзелешенең үзенең язмышында нинди урын алып торуы һәм үз иҗатында ничек чагылуы турында сөйләде. КамАЗ төзелешенә бәйле рәвештә «Иртән КамАЗ өстеннән…», «Дуслык» сүзе һәм «КамАЗ» сүзе…», КамАЗ турында җыр, камазлылар маршы һәм башка шигъри әсәрләр туа.

Кичә җылы һәм дустанә атмосферада узды. Мондый очрашулар ярты гасыр элек Кама буенда барган вакыйгаларны җырлаучы Чаллы һәм автогигант төзүчеләренең исемнәрен һәм иҗат җимешләрен киләчәк буыннар өчен саклау – үсеп килүче яшьләрнең төп бурычы икәнлеген аңларга мөмкинлек тудыра.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: