«Театрны йөрәгең аша уздыр» Очрашу кичәсе (18+)

20 мартта, Халыкара театр көне уңаеннан, 3 нче санлы китапханәнең «Огонёк» клубы әгъзалары – театр сәнгатен сөючеләр китапханәдә «Театрны йөрәгең аша уздыр» дип аталган очрашу кичәсенә җыелды.

DSC01506
DSC01514

Чарага кунак буларак Чаллы дәүләт татар драма театрының әйдәп баручы актрисасы Флүзә Касаева чакырылды. Ул – Фекла Ивановна (Н. Гоголь «Женитьба»), Шамилә  (Т. Миңнуллин «Без бит авыл малае»), Гөлҗиһан (Р. Сәгъди «Кияү абый») һ.б. бик күп рольләре белән танылган артист. Чара кунагы театр сәнгатенең мөһим урын алып торуы, шәһәребездәге 30 елдан артык сакланып килүче театр традицияләре, үзенең кызыклы, онытылмас рольләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде, театр һәм әдәбият арасындагы тыгыз бәйләнеш турында ассызыклап үтте. Очрашуга килүчеләр артист башкаруындагы шигырьләр һәм җырларны да күңел биреп тыңлады.

Чара дәвамында Флүзә Касаева үзенең талантына гашыйк тамашачысы биргән сорауларга бик теләп җавап бирде. Очрашу бик җылы атмосферда, күтәренке кәефтә узды.

Тәкъдим ителгән слайд-презентация ярдәмендә катнашучылар театр үсеше тарихы белән таныша алды, хәзерге заман театр сәнгате жанрларын искә төшерде һәм дөньяның иң танылган театрларына сәяхәт кылды. Чарада «Театр – ул тылсым…» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда театр сәнгатенә багышланган китаплар тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: