«Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы»: шәҗәрә кичәсе (6+)
29
Октябрь 2021
Җомга
29 октябрьдә 12 нче татар китапханәсендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен шәҗәрә кичәсе үтте. Шәҗәрә агачы – ул кешегә тууга бирелә торган төп мирасларның берсе. Чарада китапханәче укучыларны «шәҗәрә», «генеалогия» төшенчәләре белән таныштырды, борынгы бабалар тарихын өйрәнү, гаилә агачын төзү күп вакыт, тырышлыклар, түземлек һәм белемнәр таләп итүе турында сөйләде. |