«Нәсел язмышында – милләт тарихы» дигән тарихи кичә (12+)

10 февральдә 12 нче татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен  «Нәсел язмышында – милләт тарихы» дигән тарихи кичә уздырды.

Шаблон для фотографий
4
1
3
2

Китапханәче  укучыларга шәҗәрәләр төзүнең бүгенге көндә бик актуаль булуын, һәркем иң беренче чиратта, үзенең тамырларын, нәсел шәҗәрәсен белергә тиеш икәнен ассызыклады, ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлекләр, ягъни шәҗәрәләр турында сөйләде.

Кичәгә туган якны, төбәк генеологиясен өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеге белән танылган журналист, шәҗәрәче Дамир Шәйхетдинов чакырылган иде. Бу кирәкле дә, кызыклы да эш белән шөгыльләнүче, күп вакытын Казан, Уфа архивларында уздыручы журналист үз чыгышында зыялы шәхесләрнең нәселен өйрәнү тәҗрибәсе, буыннан-буынга килгән ядкарьләр, истәлекләр турында сөйләде, туганнарны табу, әби-бабалар турында мәгълүмат җыю бик катлаулы һәм кирәкле эш икәнен искәртте,  укучыларга үзе төзегән шәҗәрәләр хакында бәян итте; шәҗәрә үрнәкләрен күрсәтте. Укучылар кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: