«Алар сугыштан кайтмады»: искә алу кичәсе (18+)

Җиңү көне – россиялеләр өчен иң мөһим бәйрәм, Ватан белән горурлану һәм аның өчен шатлануга тагын бер сәбәп, Изге сугышта һәлак булган, ирекле һәм бәхетле киләчәк өчен үз гомерләрен биргән барлык ватандашларыбызны искә алу көне.

5 май көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Алар сугыштан кайтмады» дигән искә алу кичәсе уздырды. 

Они не вернулись из боя
IMG_20220505_112607
IMG_20220505_112642
IMG_20220505_112854

Безнең тыныч күгебез өчен күп югалтулар кичергән совет сугышчыларының батырлыгына багышланган шигырь һәм җырлардан торган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде. Очрашу барышында катнашучылар безнең җиребезгә күптән көтелгән Җиңүне алып килгән ватандашларны искә алды һәм, дошманнан курыкмыйча, баш имичә, алга атлаган, ару-талуны белмичә эшләп, фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин иткән, безнең якты киләчәк өчен, Россия өчен көрәшкән ватандашларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен белдерде. 
Чара «Сугыш вакытында тормыш» видеопрезентациясен карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: