«Холокост – тынычлыкка авыр юл» Кичә-реквием (12+)

27 февральдә 6 нчы санлы китапханә «Холокост – тынычлыкка авыр юл» исемле кичә-реквием уздырды. Чарада өлкән сыйныф укучылары һәм 86 нчы санлы интернат-мәктәп хезмәткәрләре катнашты.

Бүген, җир йөзе төрле тетрәнүләрдән (милли күтәрелешләр, дини чуалышлар) шаулап торган көндә, толерантлык турында сөйләшү бик мөһим. Кичәбездә концлагерьларда миллионлаган кеше гомерен өзгән кешелексезлекнең иң куркыныч чагылышы – Холокост турында сүз барды.

Фашистларның Освенцимдагы ерткычлыгына, Бабий Ярдагы вәхшәтләрчә атуларга, 1942 елның мартында еврей халкын массакүләм юкка чыгаруга аеруча зур игътибар бирелде.

Кичә-реквиемдә укучылар башкаруындагы шигырьләр яңгырады, «Холокост – тынычлыкка авыр юл» презентациясе һәм «Бухенвальдский набат» видеофильмы күрсәтелде.

Д. Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» китабы буенча әзерләнгән буктрейлер һәм төп героеның: «Син нилектән чәнечкеле тимерчыбык артында? Син берәр начарлык эшләдеңме?» дигән сорауга: «Юк, мин еврей» дип җавап бирүе тамашачыларның йөрәген тетрәндерде.

ХХ гасыр хәрәкәтчеләренең һәм геройларының берсе Януш Корчак язмышы беркемне дә битараф калдырмады. Ул үз теләге белән, үзе җитәкчелек иткән Варшава Ятимнәр йортындагы 200 тәрбияләнүчесен ияртеп, Треблинка газ төрмәләренә барып эләгә.

Чара азагында катнашучылар концлагерьларда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Бу дәһшәтле фаҗигалар кабатланмасын өчен, Холокост биргән сабакларны истә тоту мөһим.

Түземлелек – тынычлыкка төп юл икәнен онытмыйк.

 

Поделиться: