«Үлемне җиңгән шәһәр» хәтер кичәсе (12+)

27 гыйнварда уртанчы сыйныф укучылары 6 нчы санлы китапханәдә Ленинград блокадасын өзүгә 82 ел тулуга багышланган «Үлемне җиңгән шәһәр» дигән хәтер кичәсенә килде. Балалар Ленинград блокадасының төп вакыйгалары, камалыштагы шәһәр халкы җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында белде, ленинградлыларның геройлыгы һәм ныклыгы турында документаль фильмнардан өзекләр карады. Чара азагында һәлак булган сугышчыларны, шулай ук блокададагы Ленинград халкын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

2026-01-27-11-19-35-533
IMG_20260127_103551_994
IMG_20260127_104421_486 (2)
IMG_20260127_104801_987
IMG_20260127_110347_579

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: