«Ленинград блокадасы: 900 батырлык көне»: хәтер кичәсе (12+)

25 гыйнвар көнне 6 нчы санлы китапханәдә 77 нче гимназиянең уртанчы сыйныф укучылары өчен «Ленинград блокадасы: 900 батырлык көне» дигән хәтер кичәсе узды. 

Чара барышында балалар блокадалы шәһәр, аның халкының ныклыгы һәм батырлыгы, Ленинградны саклауда яшьтәшләренең роле турында белде. Аларны аеруча исеме дөнья тарихына кереп калган һәм Ленинград блокадасы символына әйләнгән Ленинград укучысы Таня Савичеваның язмышы тетрәндерде. Шулай ук яшь китап сөючеләр  Д.Шостаковичның легендар «Җиденче симфония»се һәм Берггольцның героик рухлы шигырьләре белән танышты. Шул катлаулы заманда ленинградлыларның авыр тормышын күрсәтүче видеоязмалар тәкъдим ителде. Чарага «Ленинградның төзәлмәс ярасы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Балалар Бөек Ватан сугышы елларында яшьтәшләре кичергәннәрне күреп тәэсирләнде. Алган белемнәрне викторина белән ныгыттылар. 

Поделиться: