«Без толерантлык яклы»: фикер алышу кичәсе (12+)       

15 сентябрьдә 13 нче санлы китапханә оештырган  «Без толерантлык яклы» фикер алышу кичәсе яшьләрдә толерантлы аң булдыруда ярдәм итте.  

Яшь чаллылылар «толерантлылык» төшенчәсе, аның килеп чыгу тарихы белән таныштылар, үз-үзеңне толерантлы тоту принципларын ачыкладылар, һәрберсенең толерантлык дәрәҗәсен күрсәткән тестта актив катнаштылар, һәм шулай ук толерантлы шәхеснең толерантлы булмаганнан ничек аерылуын белделәр, конфликтлы хәлләрне өйрәнделәр. «Матур сүзләр» уены вакытында сыйныфташларының көчле һәм уңай сыйфатларын атадылар.   
Чарага нәтиҗә ясап, толерантлы шәхескә хас төп сыйфатларны күрсәтеп, дуслык чәчәген җыйдылар. 

Поделиться: