«Федор Шаляпин – таныш һәм таныш түгел»: кичә-портрет (12+)

10 һәм 14 февраль көнне 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен күренекле опера җырчысы, танылган бас, ватандашыбызның тууына 150 ел тулуга багышланган  «Федор Шаляпин – таныш һәм таныш түгел» дигән кичә-портрет уздырды. 

Чара барышында катнашучылар танылган опера җырчысының тормыш юлы һәм иҗаты турында белде, аның балачагыннан, яшьлек еллары, иҗади эшчәнлеге һәм шәхси тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты. Балалар Федор Ивановичның музыкаль театр тарихына онытылмас опера образлары тудыручы буларак керүе турында белде. Бүгенге көндә дә аның И. Грозный, Б. Годунов, И. Сусанин, Мефистофель кебек рус һәм чит ил репертуарларыннан партияләрне башкаруы хәзерге заман опера җырчы-баслары өчен эталон булып тора. Яшьләр шулай ук Шаляпинның артистлык сәләте музыка һәм актерлык эшчәнлеге белән генә чикләнмәве турында белде. Ул майлы буяулар белән матур рәсемнәр ясаган һәм кул эшләре белән шөгыльләнгән, үзенең язма әсәрләрендә табигать биргән зирәк акылын һәм юмор хисен кулланып, зур әдәби сәләтен дә күрсәткән. «Шаляпин булган урыннарда» презентациясе слайдлары буйлап сәяхәт итеп, кичәдә катнашучылар танылган артистның чыгыш ясаган һәм җырлавы белән тамашачы күңелен яулаган урыннар буйлап экскурсия кылды. Кичә барышында Шаляпин тавышы – опералардан арияләр, романслар, «Очи черные», «Вдоль по Питерской», «Эх, ухнем», «Ноченька» кебек халык җырлары яңгырады, Шаляпин турында документаль фильмнардан өзекләр, видеоязмалар күрсәтелде, артист һәм аның замандашларының истәлекләреннән өзекләр укылды. Чара дәвамында укучылар Шаляпинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сораулар бирде, хис-кичерешләре белән уртаклашты, безнең кече ватаныбызны дөньяга таныткан опера җырчыларын искә төшерде. 

Поделиться: