Муса Җәлилнең иҗатына багышланган кичә (12+)

Презентация
На встрече с Джалилем
Стихотворение Девочке из Мензелинска
Читаем стихи М.Джалиля

14 нче февральдә  6 нчы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен Муса Җәлилнең иҗатына багышланган «Җырлап узган тормыш» исеме астында кичә үткәрде.

Әлеге чарада Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган   кызыклы фактлар: аның балачагы, комсомол чоры, Бөек Ватан сугышында катнашуы, фашистлар тоткынлыгында үткәргән коточкыч көннәре турындагы мәгълүмат –  «Муса Җәлил – герой-шагыйрь» дип аталган электрон презентация белән үрелеп барды.

«Моабит дәфтәрләре» циклына кергән «Вәхшәт», «Катыйльгә», «Кичер, илем!» шигырьләре укучыларда тирән эз калдырды. Балалар шагыйрь сүзләренә язылган җырларны тыңладылар, викторинада катнаштылар. «Гасырларда кала батырлык» исемле китап күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты.

Бу чара шагыйрь иҗатының яшь буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен һәм аның тормышы белән кызыксынуларын ачыклады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: