«Федор Шаляпинның тормышы һәм язмышы»: кичә-портрет (12+)

17 февраль көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» клубында бөек опера җырчысының юбилее уңаеннан «Федор Шаляпинның тормышы һәм язмышы» дигән кичә-портрет үткәрелде. 
Чарада катнашучылар үз иҗатында тумыштан килгән моңын, вокал сәләтен һәм гаҗәеп актерлык осталыгын берләштергән Федор Иванович Шаляпин турында бик күп кызыклы фактларны белде. Федор Шаляпин гади ярлы малаеннан алып дөньяви танылу алган артистка кадәр юлны үтә, опера сәнгатенең легендасына әверелә. Ул бик теләп, тирән һәм оста итеп камера музыкасын – халык җырларын, рус һәм чит ил композиторларының романсларын башкара. Операда гади генә роле белән дә тамашачы күңелен яулый, әһәмиятле вакыйганы җиткерә белә. 

Боларның барысы турында да Федор Ивановичның тормышы һәм иҗатына багышланган кичәдә сөйләнде. Чара барышында Ф.И.Шаляпин башкаруындагы «Вдоль по Питерской», «Очи черные», «Дубинушка» һ.б. җырлар яңгырады. «Шаляпинның хатирәләре буенча аның рольләрен белегез» тесты кичә кунакларына оста тудырган образлар турында искә төшерде. «Ф.И.Шаляпин тормышыннан 10 факт» видеоязмасы кичәне тагын да тулыландырды.
Федор Шаляпинның иҗаты беркемне дә битараф калдырмый, ул, бернинди сынауларга карамыйча, үз максатына туры барган үрнәк шәхес. 

Поделиться: