«Чорның легендар тавышы» Юрий Левитанның кичә-портреты (12+)

Тарихка сугышлар, җиңүләр, исемнәр генә кереп калмый…. XX гасырда аңа тавышлар да керә. Иң яңгырашлы, иң сәнгатьле, илебезнең иң беренче тавышларының берсе Бөтенсоюз радиосы дикторы Юрий Левитан тавышы була һәм булып кала бирә. 25 апрельдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге  «Чорның легендар тавышы» дигән исем астында Юрий Левитанның кичә-портретын уздырды.
Балалар Юрий Левитанның мавыктыргыч тормыш тарихына кереп чумды: аның балачагы, ничек итеп СССРның баш дикторы булуы, ни өчен аның тавышы кешеләрне шулкадәр әсир итүе, сугыш вакытында һәм, илебез тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар турында игълан итеп, тыныч заманда аның үз эшендә нәрсәне иң авыры дип санавы турында белде. Бөек Ватан сугышы башлану һәм Җиңү белән тәмамлану турында хәбәр иткән Ю. Левитан тавышының архив язмаларын тыңлау катнашучыларга тарихка мәңгегә кереп калган тавышның көчен һәм бөеклеген тоярга мөмкинлек бирде. Чара азагында «Микрофонда Юрий Левитан» фильмыннан өзек күрсәтелде. Левитан заман тавышы, тарих тавышы, ил тавышы булып кешеләр йөрәгендә һәрвакыт яшәячәк. 

Поделиться: