«Шигъриятемне халкыма багышладым…»: кичә-портрет (12+)

6 нчы санлы китапханәдә, күренекле рус язучысының тууына 200 ел тулу уңаеннан, «Шигъриятемне халкыма багышладым…» дигән кичә-портрет үтте. 
Балалар XIX гасыр рус әдәбияты классикларының берсе Н.А.Некрасов белән танышты. Мавыктыргыч әңгәмә-презентация язучының тормыш һәм иҗат юлындагы мөһим этапларына күзәтү ясарга мөмкинлек бирде, югары сыйныф укучылары Некрасовның шәхес һәм язучы буларак формалашуы турында тулы күзаллау алды. Иҗатына тирәнрәк якын килеп, балалар язучының лирикасына анализ ясады, «Кому на Руси жить хорошо» поэмасын тәфсилләп тикшерде.
Кичә-портрет язучының тормыш юлы буенча викторина белән тәмамланды. 

Поделиться: