«Бөек рус басы Шаляпин!»: кичә-портрет (12+)

13 февраль көнне 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Бөек рус басы Шаляпин!» дигән кичә-портрет үтте.

Шаблон для фотографий
IMG_3377
IMG_3384
IMG_3394
IMG_3396

Фёдор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел булуны бәйрәм итү көнендә катнашучылар аның музыкаль театр һәм опера дөньясында үсеш-күтәрелеш тарихы турында белде. Әзерләнгән презентация материалы һәм алып баручының сөйләгәннәре яшь буынны гади халык катламыннан дөньяви мәдәният үрләренә күтәрелгән танылган басның тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Балалар артистның рус һәм чит ил репертуарларыннан әсәрләрен башкарган вакытта төшерелгән 20 нче гасырның уникаль кинохроникасы кадрларын карый алды. Кичә-портретны җырчының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китапларга күзәтү ясау тулыландырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: