«Россиянең бөек тавышы»: кичә-портрет (18+)

21 февраль көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубында бөек рус басы Федор Шаляпинның 150 еллыгына багышланган «Россиянең бөек тавышы» дигән кичә-портрет үтте. 

Кунаклар Федор Шаляпинның драматизм белән тулы биографиясе турында белде. Тумышы белән крестьян гаиләсеннән булган малай, дөньяви танылу алган җырчы иҗади тормышында зур уңышлар һәм язмышында күп кенә авырлыклар кичергән. Үзенең иҗади тормышында ул төрле операларда 50 дән артык роль уйнаган, 400 дән артык җыр һәм романслар башкарган, күренекле артист, яхшы сөйләүче, рәсем ясаучы, сынчы булган. Презентация Шаляпинның гаҗәеп шәхесе һәм аның иҗатының төп үзенчәлекләрен ачарга һәм аны төрле сәхнә образларында карарга мөмкинлек бирде. 
Кичә барышында аның башкаруында танылган җырларыннан, опера арияләреннән өзекләр яңгырады. 
Чара азагында катнашучылар Федор Шаляпин турында китаплар белән танышты.

Поделиться: