Нәҗип Мадьяров истәлегенә багышланган кичә-портрет (18+)

Чаллы шәһәре үзләреннән соң бай иҗади мирас калдырган талантлы язучылары белән лаеклы рәвештә горурлана ала. Язучылар плеядасы арасында Нәҗип Мадьяров аерым урын алып тора. Ул республикабызның күп кенә балалар бакчаларында, мәктәпләрендә, китапханәләрендә еш кунак була. Нәҗип Гәрәй улы – танылган татар шагыйре, прозаик, публицист һәм профессиональ журналист, аның тууына 95 ел булды. 

Әдәбият тарихы музеенда аның истәлегенә багышлап кичә-портрет үткәрелде. Катнашучылар авторның тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты белән танышты. Зур кызыксыну белән аның архив материаллары, музей фондындагы фотосурәтләре белән танышты. 

Н.Мадьяров балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә яза. Ул шигырьләр, мәсәлләр, юмористик хикәяләр, фельетоннардан торган 10 нан артык китап авторы. Кичә барышында шагыйрьләр П.Прихожан, М.Сафин тәрҗемәсендә аның шигырьләре һәм басмалары яңгырады.

Поделиться: