«Тылсымлы каләм иясе»: шагыйрь Әнвәр Шәриповның юбилее уңаеннан уздырылган кичә

 

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Октябрь аенда әдәбият тарихы галиме, педагог, шагыйрь Әнвәр  Шәриповның  юбилее булып узды. Шул уңайдан, 20 октябрь көнне 1 нче шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы каләм иясе» дип исемләнгән кичә уздырды. Кичәдә укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Укучылар шагыйрьнең «Тукай сүзе», «Әти нигезе бу!…», «Инәкәй» һәм башка әсәрләрен тыңладылар, кичәдә аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.

Поделиться: