«Муса Җәлил – каһарман-шагыйрь» кичә-портреты (12+)

12 февральдә укучылар өчен 6 нчы санлы китапханәдә «Муса Җәлил – каһарман-шагыйрь» дигән кичә-портрет узды. Чарада балалар татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты тарихы белән танышты. Алар, аның төрле чор тормыш юлы шигырьләрен укып, шигърият рухына кереп чумды, авторның шигырьләре нигезендә язылган музыкаль композицияләрне ишетте. Алган белемнәрне ныгыту өчен балалар «Безнең Җәлил» дигән мавыктыргыч әдәби викторинада катнашты.

Поделиться: