«Пейзаж остасы – Шишкин» кичә-портрет (12+)

12 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Сәнгать һәм мәдәният дөньясы» программасы буенча «Пейзаж остасы – Шишкин» дигән кичә-портрет узды.
Иван Иванович Шишкин картиналары белән таныш булмаган кеше юктыр. «Шишкин» исемен ишетү белән шунда ук мәгърур рус табигате сурәтләнгән бөек рәсемнәр күзалдына килә. Шишкинның барлык пейзажлары – табигатьнең бар күренешләренә гимн ул. 

рпоапаво
23ф. Вечер – портрет «Мастер пейзажа – Шишкин» (2)
23ф. Вечер – портрет «Мастер пейзажа – Шишкин» (3)
23ф. Вечер – портрет «Мастер пейзажа – Шишкин»

Китапханә хезмәткәрләре бөек рәссамның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, рус рәсем сәнгате, И.И. Шишкин биографиясе белән таныштырды.
Чарада катнашучылар рәссамның «Утро в сосновом бору», «Вид на острове Валааме», «На севере диком…», «Зима», «Рожь» кебек күп кенә картиналарының туу тарихы турында белде.
Чара электрон презентация белән үрелеп барды.
Чара азагында иллюстратив-китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: