«Гасырларда яңгырый синең даның»: кичә-портрет (12+)

22 апрель көнне 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Гасырларда яңгырый синең даның» дигән кичә-портрет узды. 
Чара барышында балалар аның авыр язмышы, Уральскида укыган еллары, тормыш һәм иҗатының Казан чоры турында белде. Тукай татар әдәбияты тарихына халкыбызның бөек шагыйре булып кереп калды, ул шигырь һәм поэмалардан тыш, әкиятләр яза, араларында иң танылганнары «Су анасы» һәм «Шүрәле». Балалар рус һәм татар телләрендә шагыйрьнең «Туган тел», «Пушкинга», «Ваксынмыйм» шигырьләрен укыды. «Без Тукайны беләбезме?» викторинасы балаларның әлеге күренекле шагыйрь иҗаты белән яхшы таныш булуын күрсәтте. 
Чара барышында Тукай шигырьләренә язылган «Туган тел», «Әллүки» җырлары яңгырады. Балалар «Халык зур ул, моңлы ул, шагыйрь ул» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән танышты. Чара шагыйрь үз әсәрләрендә күтәргән темалар хәзер дә актуаль булуын, аларда күп кенә бүгенге көн сорауларына җаваплар табарга мөмкинлеген күрсәтте. 

Поделиться: