«Борынгы рус рәссамы»: кичә-портрет (12+)

3 февраль көнне 1 нче санлы китапханә өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен «Борынгы рус рәссамы» дигән кичә-портрет уздырды. Чара бөек рәссам-пейзажчы, портретлар ясау остасы В.И.Суриковның иҗатына багышланды. Быел аның 175 еллыгы билгеләп үтелә. Китапханәче балаларны бөек рус рәссамының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. «Рәсемнәр батыры» презентациясен карап, укучылар рәсемнәренең барлыкка килү тарихы, рәссам яшәгән, үскән һәм булган җирләр турында белде. Ул Россия тарихы вакыйгаларын җанлы, хисле һәм чынбарлыктагыча чагылдыручы гаять зур картиналар ясап калдырган.   

Шулай ук балалар зур кызыксыну белән В. Суриков рәсемнәре турында «Буяулар һәм аһәңнәр» дигән видео-эскурсияне карады.

Поделиться: