«Һади Атласи – сәясәтче, тарихчы, дин белгече» кичә-портреты (18+)

11 февральдә 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Һади Атласига багышланган хәтер кичәсе уздырды. 2026 елда Татарстанда милли тарихны торгызу, халыкның иҗтимагый һәм милли үзаңын уяту хакына армый-талмый хезмәт куйган әлеге күренекле галим, зур җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог һәм публицистның тууына 150 ел тулу билгеләп үтеләчәк.  
Кичәгә Һади Атласи исемендәге премия лауреатлары: танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, язучы һәм тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, шулай ук Түбән Новгород өлкәсеннән Хөсәен Аймалетдинов чакырылды. Китапханәче халыкка Һади Атласиның якты исемен һәм иҗади мирасын кайтаруның озын юлы турында сөйләде. «Соңгы туранчы» китабын бастырып чыгарган һәм аның турында дистәләгән мәкаләләр язган Фәүзия Бәйрәмова укучыларны галимнең тормышы һәм тарихи хезмәтләре белән таныштырды. Айдар Хәлим Һади Атласиның милли белем бирү системасын булдыруга керткән өлешенә югары бәя бирде. Хөсәен Аймалетдинов пкүрше төбәкләрдә татарларның милли үзаңының нинди хәлдә булуын күзәтүләре белән уртаклашты һәм телне, динне һәм тарихны саклауга юнәлдерелгән проектлар турында сөйләде. 

Атласи 2
Атласи 3
Атласи 4
Атласи 5
Атласи 6
Атласи 8

Тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гыйбадуллин, Чаллыдагы Бөтендөнья татар конгрессының элекке рәисе Галимҗан Зарипов, генеалогия белгече Дамир Шәйхетдинов һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Әхмәдишин үз чыгышларында Һади Атласины «татарларның милли азатлыгы өчен көрәшүче» дип атап, аны көчле һәм какшамас шәхес буларак билгеләп үтте. Шулай ук алар 1938 елның 15 февралендә атып үтерелгән тугыз татар интеллигенты турында хәтерне сакларга һәм алар турында киләчәк буын өчен күбрәк мәгълүматлар калдырырга чакырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: