«Шагыйрь йөрәгендә азатлык тавышы» кичә-портреты (12+)

13 февральдә 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Шагыйрь йөрәгендә азатлык тавышы» дигән кичә-портрет узды. «Герой-шагыйрь Муса Җәлил» слайд-презентациясе ярдәмендә балалар шагыйрьнең балачак еллары, кырыс фронт көннәре, концлагерьлара үткән авыр вакытлары белән танышты. 

IMG_20260213_123312_485
IMG_20260213_123611_935
IMG_20260213_125224_612
IMG_20260213_125910_155
IMG_20260213_130407_289

Укучылар рәхимсез җәзалаулар һәм үлем камерасына карамастан, шагыйрьнең Ватанга тугры калуы турында белде. Китапханәгә килүчеләр өчен «Чишмә», «Эз», «Кызыл ромашка», «Ышанма» шигырьләре яңгырады. Яшь буын вәкилләренә «Муса Җәлил турында истәлекләр» документаль фильмыннан өзекләр күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: