«Җәлилне укыйбыз» кичә-портрет (12+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан, «Җәлилне укыйбыз» дигән кичз-портрет үтте. Чара барышында китапханәче мәктәп укучыларын патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Җәлилов Муса Мостафа улының (Муса Җәлил) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар игътибарына Муса Җәлил иҗаты турында сөйләүче «Муса Җәлил – шагыйрь һәм патриот» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Чараның икенче өлешендә балалар авторның татар телендә иҗат ителгән шигырьләрен укыды. |