«Абдулла Алиш – герой һәм язучы» кичә-портреты (6+)

22 майда шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре ачык ишекләр көненә багышланган «Абдулла Алиш – герой һәм язучы» дигән кичә-портрет уздырды. Чара китапханәченең язучы, шагыйрь, әкиятче, сугышчы һәм герой Абдулла Барый улы Алишның биографиясе турында сөйләвеннән башланды. Балалар талантлы язучының тормышы 36 яшендә, иҗади көченең иң чәчәк аткан вакытында өзелүе турында белде. Шагыйрь бик күркәм кеше була, балаларны бик ярата һәм алар белән һәрвакыт уртак тел таба белә. 

IMG_20250522_100704
IMG_20250522_100920
IMG_20250522_101911
IMG_20250522_102649
IMG_20250522_103244
IMG_20250522_103522

Сәнгатьле итеп кычкырып уку өчен «Сертотмас үрдәк», «Бал корты һәм шөпшә», «Куян баласы», «Ике әтәч» кебек әкиятләр сайлап алынды. Алга таба балалар «Әкият героен таны» бәйгесендә катнашты һәм соңыннан викторина сорауларына җавап бирде. Чара «Абдулла Алиш – герой һәм язучы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды, анда язучының әкиятләр, хикәяләр җыентыклары тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: